ОЛЫГАЮ ф. 1) Өлкәнәю; кapтаю. Олыгайган саен, елларның йөгереше кызулана бара: чылк – бер ел узган, чылк – икенчесе... М.Маликова. Олыгайдым мин, ханша, картлык шулай сиздермичә генә киләмедер. М.Хәбибуллин. Алар янына холыксызлык, әйләнә-тирәдәгеләр белән тынышып яши белмәү дә өстәлсә, кеше күзгә күренеп олыгая. Серле календарь

2) Үсү, җитлегү, тиешле осталыкка ирешү. Шагыйрь дә, хикәяче дә, сатирик та булып Фаил Шәфигуллин күз алдыбызда үсте, көннән-көн яңарды, олыгайды. Н.Арсланов

Олыгаеп бару Аз-азлап, акрынлап олыгаю. Саниянең укуы сөенеч булса, олыгаеп барган ир өчен көенеч иде. Я.Зәнкиев. Күптән түгел юбилеен билгеләп узган, олыгаеп барса да, яшьлек чибәрлеген, сылулыгын җуймаган Венера ханым Шәрипова белән әңгәмә корып утырганда, бу гыйбарә күңелемә кат-кат килде. Ватаным Татарстан. Күрегез, инде олыгаеп барам. Мәдәни җомга

Олыгаеп бетү Бик олыгайган булу. Бары олыгаеп беткәч кенә без, ниһаять, яңадан очраша алдык. Ә.Еники. Олыгаеп беткәч... Кешедән оял. М.Хуҗин. Ничек инде ул олыгаеп беткән ир кешене бикләп китсеннәр, ди? Б.Камалов

Олыгаеп җитү Тәмам олыгаю. Олыгаеп җиткән карчыкның шулай җилбәзәкләнүе ошап җитмәсә дә, аны гаепләргә ашыкмадым. Т.Миңнуллин. Олыгаеп җитәргә өлгермисең, ул арада гомер йомгагың түбәнгә таба тәгәрәргә керешкән була. Р.Мөхәммәдиев

Олыгаеп килү Әкренләп олыгаю. Анысын [ул баланы] мин аның табам дип тапмадым. Олыгаеп килә идем. Ф.Яруллин. Менә нәрсәне аңладым шушы олыгаеп килгән көнемдә. З.Дәүләтов. Шул карашы белән квартираны гына түгел, өстенә ефәк халат, аягына йомшак башмак кигән --- олыгаеп килгән кызны да үз бизмәненә салып үлчәгәндер һәм аның бәһасен шунда ук чамалагандыр ул... М.Маликова

Олыгаеп китү Соңгы вакытта, көтмәгәндә олыгаю. Әтиең сугыш башланганчы кайта-китә йөрде, анысын үзең дә беләсең. Олыгаеп та киттек. М.Хуҗин. Күтәрелеп караса, каршында Мәрзизә басып тора, үз яшеннән әллә күпмегә олыгаеп киткән, иреннәре юкарып, күкселләнеп калган иде. Р.Төхфәтуллин. Егетнең йөзе суырылып калды, әллә ничек күз алдында олыгаеп китте. Ф.Латыйфи

Олыгая бару Торган саен күбрәк олыгаю. Олыгая барган саен яшьлеккә тартылу көчәядер, күрәсең. Ф.Яруллин. Олыгая барган саен болай да йокы кыскара бит. З.Фәйзи

Олыгая башлау Олыгаю билгеләре күренү, сизелү. Укыган чакта безне санлап бетермәсә дә, олыгая башлагач безгә тартылды. Р.Батулла. Олыгая башлаган, басынкыланган, күпмедер акыл утырган, күпмедер акылын җуйган, әмма бәхетен таба алмыйча иза чиккән газаплы-гамьле бер бәндә. Г.Гыйльманов. Олыгая башлагач кына ирләр дә «рамка»га кергән кебек, теге ата каз да акылга утырды, әй. Өмет

Олыгая төшү Бераз олыгаю. Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый. И.Юзеев. Умарта корты никадәр олыгая төшсә, ул яктылыкны шулкадәр яхшырак аера, аңа көчлерәк омтыла. Умарта кортлары. Әмма, олыгая төшкәнгә микән, җан башканы уйлап сызлана. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә