ОЛЫГАЙТУ ф. 1) Олы итү, олыга әйләндерү. Шулайдыр, борчулар, югалтулар олыгайта кешене, сагыш олыгайта. Г.Гыйльманов

2) Үз яшеннән олырак итеп күрсәтү. Аңлаштык шикелле, әмма бер нәрсә һаман күңелне тырный: Чукмарёвның яшен нишләп олыгайталар соң әле болар? М.Галиев. Илленче еллар уртасында Фәрит, үзен бер яшькә олыгайтып күрсәтеп, армиягә китә. Кызыл таң

Олыгайта төшү Бераз олыгайту; тагын да олыгайту

Олыгайтып җибәрү Сизелерлек олыгайту. Мондый көчне аңа әнисе үлгәннән соң үзен олыгайтып җибәргән ниндидер үзгә хисләр, Мәрдән абзыйга һәм Имаметдиновка үз көчен күрсәтәсе килү һәм җаны-тәне белән савыгасы, тереләсе килү теләге бирде. Г.Рәхим. Бу хәл безне ничектер олыгайтып җибәрде. Ф.Яруллин

Олыгайтып кую Тиз арада олыгайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә