ОЛЫ с. 1. 1) Яшь ягыннан өлкәнрәк, алданрак туган. Көтүгә олы малае Габделгазизне калдырып китте бу. В.Нуруллин. Олы кызы Казанда төпләнде, аңа да кайгы иртәрәк килде. Р.Мулланурова. Таҗи исә, гаиләдә олы бала буларак, тормышның бөтен авырлыкларын үз өстенә ала. Казан утлары

2) Өлкән, зур (яше, эш тәҗрибәсе, хезмәт урыны h.б. белән). Олы кеше шулай шигырьләр белән кызыксынадыр дип, башыма да китермәгән идем. Ф.Яруллин. – Җүләрләнмә, Сафуан, олы кешеләр янында, – дип, Мәдинә апа аны битәрләгән була, үзе муеныннан кысып кочаклаган... М.Галиев

3) сөйл. Күләме, үлчәме белән үз ишләреннән зур. Ярый инде, гел елмаеп, гел сөйләшеп торучы олы авызы бар. Ф.Садриев. Олы тәнәфес вакытында кайнар аш ашау икенчеме, өченчеме классларга кадәр булды. Н.Фәттах. Ул чорда самавыр – олы бер хәзинә, аны югалту зур бер фаҗига иде. М.Маликова

4) Абруйлы, дәрәҗәле, ихтирам ителә торган. Олырак кунакларның үзләрен генә калдырып булмый, алар белән Ханәфигә дә Хөсниҗамалларга кергәләргә туры килә. В.Нуруллин. Аштан олы кеше юк, шуңа мин дә, әлбәттә, йоланы үтәп, яңа пешкән күмәч сыныгын кулыма алдым. Т.Әйди. Берзаман Болгар ханлыгына читтән олы кунаклар килергә тиеш булган. М.Маликова // Талантлы. Һәм ул, полк алдында чыгыш ясаган олы командир сыман, көр, нык тавыш белән --- сөйләргә тотынды. Я.Зәнкиев. Кәримә күптән түгел генә олы шагыйрьнең авторлык кичәсендә булды. М.Хәбибуллин. Тукай безнең мәдрәсәгә килеп китә торган иде. Татарның олы шагыйре. Н.Дәүли

5) Әһәмиятле. Синдә, Казан, олы тормыш тәҗрибәсе, Хак сүз эзләп бүген сиңа барам. Р.Рахмани. Тормыштан да олырак мәктәп юк, энем. Ә.Гаффар. Олы эшкә тәвәккәлләгәндә, йомшаклык күрсәтергә ярамый ---. Я.Зәнкиев

6) Көчле; интенсив; тирән. Пар канатлы олы сөю килсә, Без әзербез кыя таудан ташланырга. Р.Рахмани. Өстемә кинәт мондый олы бәхет ишелүдән башым әйләнеп китте. Ф.Яруллин. Бер йотым су эчү дә олы бәхет булып тоела. М.Маликова // Тәэсир көче зур булган. Аның кайтуы өй эчендә олы бер бәйрәм була... Я.Зәнкиев

7) Төп. Олы көтү чыкмаган әле. Ә.Гаффар. Машинаның кызыл утлары Әнвәрне үчекләп җемелдәгәндәй ераклашты һәм олы урам борылышында күздән югалды. М.Маликова

8) Дәһшәтле, зур. Ул [бөек каган] мине олы яуга чакыра. Н.Фәттах

9) Тормыш мәгънәсенә тиңләрлек югарылыктагы. Карга булып, бернинди максаты, олы хыяллары булмаган гап-гади карга да йөз ел яши, диләр. Р.Вәлиев

2. и. мәгъ. 1) Зур, өлкән кеше, карт кеше. Олылар көйсезләнсә, балалардан яманрак шул. Ф.Яруллин. Олылардан күрмәкче балалар да тынып калдылар. Н.Фәттах. Олылар сүзен ишетмәмешкә салышу мөмкин түгел иде инде ---. Р.Мулланурова

2) Өлкән бала. Зәкиянең олысы кайткан. А.Гыйләҗев

3. рәв. мәгъ. Зур, эре итеп. Аның артыннан олы-олы атлап, озын буйлы, тузган сары чәчле егет килә. Р.Вәлиев

Олы авыз Күп һәм кирәкмәгәнне сөйләргә яратучы кеше. Олы бавыр Үзен бик эре тотучы кеше. Олы базар – кече туй Шау-шуы зур, сый-хөрмәте аз булган мәҗлес. Олы башы белән 1) Беркатлы, уйлап тормыйча теләсә нәрсә сөйләүче өлкән яшьтәге кешегә ачу-үпкә, ризасызлык белдереп әйтелә. [Галияр:] Олы башың белән болгатып йөрисең, адәм көлкесе! М.Хуҗин. Сәрбиназ: Олы башың белән тузга язмаганны сүләмә әле, апа. Ф.Яруллин; 2) Үзенең өлкән, тәҗрибәле кеше булуын авторитет, дәрәҗә итеп күрсәтү өчен кулланыла. Олы башым белән ялганлап тормам инде. Олы башны кече итү 1) Кече күңеллелек, түбәнчелек күрсәтү. Тагын килдем синең янга Олы башым кече итеп. Бу юлы да кире кагып, Борырсыңмы көчең җитеп? И.Гыйләҗев. Олы башын кече итеп, правлениегә килә ул, дүрт-биш кило бөртек язып бирегез әле, ди. Б.Камалов. Яңа директор хатыны олы башын кече итеп үзе чакырып торганда, ник бармаска да, ник чәйләмәскә? Г.Галиева; 2) Бала-чагалану, беркатлылану; дәрәҗә, абруй төшерү. Олы дөрес Дөреслеккә якын, ихтимал булган хәбәр. Олы җан (иясе) Эчкерсез, киң күңелле кеше. --- Түбән җаннар ил кайгысын аңлый алмас, Олы җаннар гына әрнеп сулкылдар... Г.Мөхәммәтшин. Авыл кешесенең олы җаны Камырда да хәтта күренә. М.Әгъләмов. Олы җанлы Эчкерсез, киң күңелле, кешелекле. [Михай дәдәй татарларны] олы җанлы, тугрылыклы, хезмәт сөючән батыр халык, дип атады. М.Хәсәнов. Олы йөрәкле к. олы җанлы. Эшчеләр, билгеле, гади, эчкерсез, киң күңелле, олы йөрәкле халык. С.Поварисов. --- Халкыма үзен аңларга ярдәм итә торган, олы җанлы, олы йөрәкле гади җир кешесен – эре бөртек бодайга тиң роль уйныйсым килә. Сөембикә. Олы җанлылык Эчкерсезлек, киң күңеллелек. Кыздагы эчкерсезлек һәм олы җанлылыкны Мортазин беренче атнада ук татып белде. В.Имамов. Олы көн Христиан динендә: Пасха бәйрәме. Нинди генә бәйрәм булмасын: Раштуа, Нардуган, Олы көн, Торойсын, Элҗен, Симек, Питрау, Покраумы – керәшеннәр аларны матур итеп билгеләп үтәләр. Г.Ибушев. Шулай ук христианнар өчен ел чиркәү бәйрәмнәре – Раштуа һәм Олы көн (Пасха), газап кичергән күпсанлы изгеләр көннәре белән бүлгәләнгән булган. Урта гасырлар тарихы. Олы күңел к. олы җан. Каян килгән аңа мондый олы күңел, ихтыяр көче, талант? М.Маликова. Олы күңелле к. олы җанлы. Сезнең алда тез чүгәм, Каракашлы авылында яшәүче олы күңелле горур татар кызы! Җ.Тәрҗеманов. Олы күтәрү Булмастай эшкә тотыну. Олы сабый 1) Беркатлы, кече күңелле кеше; 2) Олы яшьтәге, әмма акылга җиңел кеше. Олы сөйләү Мактанып, арттырып сөйләү. Олы юлга чыгару Максатка ирешүдә төп юнәлешне бирү, үсешкә этәргеч булу, ярдәм итү. Ал минем малайны, Зәйнетдин, рас син аны таныгансың, ал, олы юлга чыгар, кеше ит! Г.Ахунов. Олы юлга чыгу Максатка ирешүдә төп юнәлешне табу, үсеш алу. Олыга китү Эшнең барышы теләмәгән якка китү, кирәкмәгән төс алу. Олыдан кубу 1) Эшне зурдан башлау. Дөресен әйткәндә, З.Мансуровның иҗаты турында бик олыдан кубып, тирәнгә төшеп, киңгә җәелеп язылган мәкаләләрне мин очратмадым шикелле. Р.Батулла. Туры сүзле Мөхибә белән Назыйм да – фикер иясе кешеләр, ил язмышы турында олыдан кубып уйлану аларга һич ят түгел ---. М.Хуҗин; 2) Чамадан чыгу; тыйнаклык, мөмкинлек чигеннән чыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә