ОЛУГ с. кит. 1. 1) Бөек. Олуг профессорның үзен шулай «асыл сөяк» дип атавы кызга бик ошады. Ф.Яруллин. Ике олуг мәмләкәт арасында сәүдә кәрваннары гына йөреп торсын. В.Имамов

2) Олы, зур. Бу – безнең олуг үтенечебез. М.Хәсәнов. Һәммәбезгә олуг сынау узасы... Сират аша кичерер кем догасы? Р.Гаташ

2. и. мәгъ. 1) Олы яшьтәге кеше

2) Билгеле бер даирәдәге абруйлы, дәрәҗәле, сүзе үтемле кеше. Корәешнең олуглары даре нәдвәгә җыелып, Пәйгамбәр галәйһиссәлам хакында мәшвәрәт кыйлдылар. К.Насыйри. Казанның олуглары Сөембикәне Мәскәү кенәзенә бирергә була



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә