ОЛТЫРАК и. 1) Махсус өлгедә киселеп, аяк киеменең эченә салына яки олтанга эчке яктан беркетелә торган юка күн, киез, катыргы яки материя кисәге. Аяк тирли торган булганда, аяк киеме эченә олтырак салырга, төнгә аны алып киптерергә кирәк. Татарстан яшьләре. Аяк киеме эченә таза, йомшак олтырак (стелька) салыгыз. Ялкын

2) күч. Начар, беткән кеше. [Әнием:] Беләм, шәфкатең киң. Ә мин?! Олтырак! Беткән кеше. А.Гыйләҗев. Ул аны ачыктан-ачык дошман күрә, олтырак дип кенә атый бит. Г.Тавлин

Олтырагына да тормау Кемнән дә булса чагыштыргысыз түбән, начар булуына ишарә. Олтырагыма да тормаслык шәһәр ялкавыннан гафу гына үтенәсем калган! Ф.Садриев. Олтырак бит (йөз, чырай) к. олтан бит. Олтырак йөз к. олтан бит. Олтырак булу к. олтан булу. Патшаны алласыннан да югары куеп, аның олтырагы булырга да әзер торган бу ак сакаллы дивана картка (бу минутта ул миңа шулай булып күренде) кырт кына кисеп әйттем ---. Р.Ишморат. Олтырак итү к. олтанга әйләндерү. Олтырак үбү Бик нык ялыну, зур түбәнчелек күрсәтү. Олтырак чырай к. олтан бит. Оятсыз, олтырак чырай ---. Малаеңнан оялыр идең! Ф.Садриев. Олтыракка әйләнү Дәрәҗәне югалту, тулысынча буйсыну. Олтыракка әверелү к. олтыракка әйләнү. Хәер, ахырдан үзе дә тәмам олтыракка әверелде ул. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә