ОЛТАНЛЫ с. Олтан салынган. Ул өстендәге кайры тунның якасын күтәреп куйды, бүрегенең колакчыннарын төшереп бәйләде, олтанлы киез итегенең яңа чагында ук кайтарып куелган кунычларын күтәрде, кулларын, кушырып, җиң эченә тыкты. В.Нуруллин. Кайчандыр шәһәрнекеләр икәнен искәртеп пальто кигән, хәзер инде тәмам авыллашып, --- олтанлы зур итекләр кигән рус, украин хатыннары – бер тирәгә, авылныкылар бер тирәгә укмашып, бердәм тындылар. М.Галиев. Фазыл туган йорт җылысын сеңдергән олтанлы итеген мич башыннан алып киде. Н.Әхмәдиев |