ОЛТАН и. 1) Аяк киеменең табан формасындагы аскы өлеше (махсус өлгедә киселә һәм тегеп яки кагып беркетелә). 53 тире эшкәртү заводы һәм 70 сбруй әйберләре ясау мастерское аяк киеме, олтан, кызыл һәм ак юфть (йомшак күн), бозау күне --- җитештерәләр. Г.Кашапов. Ачык һавада озак торгангамы, эчкә салкын төшә башлады, җылы ботинканың гүя олтаны юкарды ---. М.Хәбибуллин. Беркөнне әнинең киез итегенә олтан сала башладым. Г.Галиева

2) диал. Тау итәге. Ул, Айбулатовның кисәтүләренә карамыйча, Калатауның олтанын казып, причалга дамба салырга рөхсәт бирде. Г.Кашапов

Олтан астына эләгү к. олтан астында яшәү. Империя олтаны астына эләккән халыкларның язмышлары уртак. М.Юныс. Олтан астында яшәү Буйсынып яшәү. Испания гомергә тиран олтаны астында яшәмәс әле... М.Юныс. Олтан бит (йөз) Оятсыз, намуссыз. [Бибкәй Хашиягә:] Их... оятсыз, олтан бит! Күпме яшь кызларны минем күз алдымда башка илләргә сатып җибәрдең! Т.Гыйззәт. Олтан булу Тулысынча буйсыну. [Әҗмәгол:] Кенәзем, олтаныгыз булыр идем... Батулла. Олтан булсам булдым изге туфрагымда, Чит җирләрдә солтан булып калалмадым. Н.Арсланов. Олтан хезмәте итү Буйсынып, хезмәт күрсәтеп көн күрү. Гарәп патшаларына олтан хезмәте итәргә китерелгән егетләрнең, солтанга әверелеп, Каһирәдә даны ерак гасырларга яңгыраячак корылмалар салулары --- хакында сөйли. Т.Әйди. Олтанга әйләндерү Буйсындыру, ихтыярсыз кеше итү. Бу йортка төшеп ике ай үтмәде, Сабира аның җилкәсенә менеп атланды, көндәшен бөтенләй олтанга әйләндерде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә