ОЛПАТЛЫК и. Җитдилек, бөеклек, дәрәҗәлелек. Мәшһүр кеше көче меңнәр күңеленә гайрәт, акыл, олпатлык өсти. С.Поварисов. Шул ук вакытта аңардан берничек тә аңлатып булмый торган олпатлык, рухи куәт бөркелә иде! Ф.Садриев. Кыяфәтенә, атлап килүләренә, гәүдә тотышларына гына күз салыгыз: олпатлык, тәвәккәллек, хакимлек ярылып ята бу кешедә. Г.Гомәр |