ОЛПАТ с. 1. 1) Җитди, дәрәҗәле, бөек. Дөнья олы, кырыс һәм катлаулы, Шул ук вакыт ихлас ул, садә; Киң кодрәтле олпат ирләр кебек Гади, көче ташып торса да... Р.Рахмани. Олпат кыяфәтле, ялтыратып кырылган башлы, эре сөякле академик Староверов ачык йөз белән каршы алды ---. Р.Вәлиев. --- Мәгънәле сабырлыгын тел байлыгына күчереп сөйләшә белгән олпат ил агалары, кайда сез бүген? М.Гали 2) Зур. Алар юмарт, киң күңелле, олпат гәүдәле. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. Бөеклек, мәһабәтлек |