ОЛИ’ФА и. гр. кит. Агач өслекләрне каплауда кулланылган лак, майлы буяу, шпаклёвка һ.б.ш.лар әзерләү өчен файдаланыла торган, үсемлек майлары һәм сумалаларыннан гыйбарәт тиз кибүчән состав. Буяудан бушаган өч литрлы банкага олифа тутырып алам да, камбузга кереп, шуны чиләктә кайнап торган суга утыртам. М.Юныс. Ядкәр буяу пумалалары табып куя, Гамил белән Таймас олифа алып кайталар, Рәүф үзе шпангоутларны почмактан беркетә торган тимерләр хәстәрли. А.Тимергалин. Авыл кырларына олифа, ацетон исе алып бара бит алар! Р.Рахман |