ОЛИМПИА’ДА и. гр. 1) Халыкара олимпия комитеты тарафыннан Грециядәге олимпия уеннары үрнәгендә дүрт елга бер үткәрелә торган халыкара спорт ярышлары. Олимпиада уеннарында ярышырга да исәп бар әле. Ф.Яруллин. Шуннан бирле һәр олимпиада саен безнекеләр бөтен дөнья алдында үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, батырлыкларын, һәвәслекләрен күрсәтәләр. Р.Миңнуллин. Якташыбыз, Сидней һәм Афина олимпиадаларында медальләр яулаган, берничә тапкыр Россия чемпионы булып танылган Ирек Зиннуров моннан соң ярышларда чыгыш ясамаячак. Ватаным Татарстан

2) иск. Үзешчән сәнгать ярышлары

3) Уку-укыту системасында төрле фәннәрдән иң белемлеләрне ачыклау максаты белән ел саен үткәрелә торган укучылар ярышы. Математикадан олимпиадада катнаштым. Д.Салихов. Олимпиада вакытында без бер татар интернат-мәктәбендә яшәдек. Ш.Җиһангирова. Укучылар ел саен фәннәр буенча республика олимпиадаларында катнашып киләләр, җиңүчеләре дә бар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә