ОЛИМП и. гр. 1) Грециядә иң югары тау массивы; борынгы грек мифологиясендә аллалар яши дип ышанылган тау. Борынгы спорт уеннарында Олимп тавына акыл ияләреннән җиде кешене менгереп утыртканнар. М.Мәһдиев. Баланы Гермес дигән алла табып, Олимп тавына аллалар янына алып барган. Н.Фәттах

2) Танылган шәхесләрнең югары катламы (язучы, шагыйрьләр һ.б. тур.). Бөек композиторлар плеядасы яшәгән чорда алар инде олимп иде. М.Галиев. Әдәби олимп

3) күч. Берәр эшчәнлектә ирешелгән югары баскыч (әдәби иҗат һ.б. тур.). Алар ел саен яңа көч белән шигърият олимпын штурмларга ташланалар. Мәдәни җомга

Олимп тынычлыгы кит. Салкынканлылык, бик тыныч булу. Сез артык пафос белән сөйләшәсез, фән аны яратмый, ул Олимп тынычлыгын сөя. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә