ОЛИГАРХ и. 1) Борынгы һәм Урта гасырларда: олигархик хөкүмәт әгъзасы 2) Эре монополистик капитал вәкиле. [Гали телефоннан:] Әлү. Кем әле бу?[Берәү:] Мин бу. --- Ә кая төзәгән идең соң, олигарх сыңары? Р.Гаффар. Олигархлар Россиядә үзләрен бик иркен һәм уңайлы тоталар. Татарстан. Астролог Павел Глоба фаразлавынча, кризистан нигездә олигархлар зыян күрәчәк. Татарстан яшьләре |