ОЛАЮ ф. сөйл. 1) к. олыгаю. --- Мин инде байтак олайгач, егерме җиденче съезд һәм апрель Пленумнары кебек тарихи-революцион җыелышлар булды. М.Мәһдиев. Хәлбуки сугыштан соң авыр еллар узып, тормышлар да бер эзгә төшкәч, үзем дә инде олаеп, язучы да булып киткәч, өзелгән элемтәне яңартырга бик мөмкин иде. Ә.Еники 2) диал. Зураю (күләм ягыннан) Олаеп бару к. олая бару. --- Инде олаеп та барган ярлы балаган артистлары миңа нигәдер бик кызганыч булып тоелган иде шул чакта. Ә.Еники. Бүген уенда кызлар – ябык, тузган-таушалган киемнәр, сугыш авырлыгын кичкән, инде олаеп бара торган кызлар һәм Асаф исемнәрен белмәгән, быел калыккан яшүсмерләр... М.Мәһдиев. – Олаеп барган көнемдә бер сыер алып унны кайтарасымны белсәм, гомеремдә сөтле чәй күрмәсәм дә риза булыр идем кана, – дип кенә әйтә алды [Җиһанша]. Р.Рахман Олаеп бетү Бик нык олаю Олаеп китү Соңгы арада олаю. Ләкин элеккеге Ялта җылылыклары юк иде инде: ул олаеп китте, минем дә чәчләргә ак йөгерде, элеккеге «балакай»лыктан чыктым. М.Мәһдиев Олая бару Торган саен олаю. Без сөртендек инде яшь чакта. Хәзер олая барабыз... М.Мәһдиев. --- Яшәү өчен көрәшә-көрәшә, ниндидер максатларга ирешергә тырышып, елдан-ел әкренләп олая барган һәм, үзем дә сизмәстән, ниһаять, картлыгыма килеп җиткән чагым. Я.Зәнкиев Олая башлау Олаю билгеләре күренү Олая төшү Бераз олаю. Зәкәрҗан инде олая төшкән, авыр сулап куйды. М.Мәһдиев |