ОЛА’У I и. 1) Йөк йөртү, кешеләр утыртып алып бару өчен атлы транспорт. Олау артына Тәслимә менеп кунаклаган. Ф.Шәфигуллин. Кая таба китәр икән татар төялгән олау? Р.Харис 2) Йөк төялгән һәм бер-бер артлы тезелеп бара торган атлы транспорт төркеме. Кечкенә дигәч тә, олаулар саны утызлап бар иде. В.Имамов 3) Бер олауга сыешлы йөк. Аның каравы, юктан бар ясап, ике олау икмәк төяп озаттык. Р.Мөхәммәдиев 4) иск. Крестьянга үз ат-арбасы белән казна малын түләүсез күчереп йөртү йөкләмәсе. Кесәлне сосарга вакыт җиткәч, теге кешегә олауга әйтергә килделәр, ди: «Олау башы синдә, бармасаң, сугабыз», – диделәр, ди. Мәзәк 5) юн. кил. форм. Олаучы хезмәте. Врангель офицерлары, чигенә башлагач та, әбинең улын аты-ние белән олауга алып киткәннәр. Г.Бәширов. Сабан сөрү дә ошады миңа, олауга йөрү дә. М.Юныс |