ОЛАН и. диал. 1. 1) Бала. Олан, менә шушы кулъяулыкка бер генә уч туфрак салып бирче, дидем. М.Мәһдиев. Синең атаң Хаҗимөхәммәт белән минем әтием Хаҗиәхмәт – бер ата балалары, бабабыз Зөбәернең нәсел тамырын дәвам иткән ике бөртек олан. Р.Мөхәммәдиев. – Оланнарны йорттан биздермә, яме, Галикәй! – дияр иде Сарасы. Р.Мулланурова 2) Малай. Синең әле хатының гаҗәп тә гүзәл, бала табамы соң, тапса, кемне китерә – кыз баламы, оланмы? М.Хәбибуллин 3) ешрак күпл. Өлкәннәр башкаларга якын итеп мөрәҗәгать иткәндә әйтелә: «туган(нар)», «иптәш(ләр)» мәгънәсендә. Ярый, оланнар, бу тынгысыз карт эшебезне бүлдерде, дип ачуланмагыз. Р.Ишморат. Һи, йөрәгеңне кан белән юдырма, олан. Н.Гыйматдинова 2. с. мәгъ. Бала, тиешле яшькә җитмәгән, яшь. Өстәлдә сабый олан кенәзнең анасы җибәргән фәрман ята. М.Хәбибуллин |