ОЛАКТЫРУ ф. гади с. 1) Кая да булса еракка җибәрү. --- Ул мине спекулянтлыкта гаепләп ике елга төрмәгә олактырды. Г.Нурлы. Шундыйларның «хәер-фатихасы» миллионнарны олактырды кайтмас җирләргә. Э.Мостафин

2) Һәлак итү; үтерү; юк итү. Ә [Фәһимә] өтекне олактырырга тиеш [ул]! Н.Гыйматдинова

3) Берәр нәрсәне юкка чыгару // Үзләштерү. Әллә вентиле җитәрлек кайтмый, әллә, кайтып та, «сулга» олактыралар. Н.Әхмәдиев

Олактыра башлау Олактырырга тотыну. Андыйларны Себергә олактыра башлагач, Римманың әтисен Мәскәү якларына баручы юлчының атына утыртып җибәрә ул. Татар-информ

Олактырып бетерү Тулысынча олактыру. Чиркәүне тиз арада бушату максатыннан, бәясен доллар белән дә исәпләп чыгара алмастай кыйммәтле «Цейс и К» аппаратларын, приборларны кайсын кая олактырып бетерделәр. Ватаным Татарстан

Олактырып тору Даими олактыру. Әгәр ремонт чорында аны берәр кая олактырып тора алсагыз, калган барлык проблемалар да хәл итәрлек. Татарстан яшьләре

Олактырып яту Олактыру процессында булу. Бәлки, син, без үзебез дә закон белән бик үк дус түгел бит, диярсең, ләкин без, Коста, дәүләтне какшатмыйбыз, чимал байлыкларын, башка кыйммәтләрне чит илгә олактырып ятмыйбыз. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә