ОЛАГУ ф. гади с. 1) Берәр кая китеп югалу, юкка чыгу (яратмаган, юкка чыгуы теләнгән кеше хакында яки озак йөрүгә ачуланып әйтелә). [Малайларың] олактылар шәһәрләргә, Җайлы эшкә, чиста эшкә. Г.Афзал. Сигнал! Сигнал! Кая китеп олактың әле син? Н.Хәсәнов. Сине эт белән дә тапмассың, җәһәннәмгә олактың. Н.Гыйматдинова. [Гөлсем:] Олак, кайтып керәсе булма! М.Хәбибуллин 2) Югалу, китү (күңел төшенкелеге, нәрсәдәндер качарга теләк булганда әйтелә). Сөйгәнеңне алып, дөньяның әллә кайсы читенә олагасы иде, дип уйлады Димка. З.Фәтхетдинов // Югалу, тыну, басылу (табигать күренешләре тур.) 3) боерык ф. форм. Каргышлы теләкне белдерә: бетсен, юкка чыксын, кирәге юк; чәнчелеп китсен Олагып тору Билгеле бер вакытка олагу. [Зәкиулла абый] барган саен озак кына олагып торса да, йорт яңартырлык акча, авылдашларын сокландырырлык кием киеп кайта алмады ---. М.Юныс |