ОКУЛЯР и. лат. физ. Оптик приборның бер линзадан яки линзалар системасыннан торган күзәтү-карау җайланмасы. [Танклар] Калкып чыкты! Окулярда Үрмәлиләр, зураялар. Секунд саен нинди чиккә Якынлаша шулай алар?! Р.Әхмәтҗан. Көпшәнең өске өлешендә зурайткыч ике пыялалы окуляр бар. Ботаника. Тубусның өске өлешендә кысадан һәм зурайткыч ике пыяладан торган окуляр бар. Биология |