ОКТЯБРЯТ и. рус тар. СССРда пионер сафларына керергә әзерләнеп йөргән башлангыч сыйныф укучысы. Моңа кадәр гаилә атмосферасында һәм берничә дусты арасында үскән бала катлаулы мохиткә килеп керә. Укытучыга мөнәсәбәт, дуслар-иптәшләр, коллектив белән мөгамәлә, октябрят булу, пионерга керү, дружина, отряд сборлары һ.б. һ.б. Р.Вәлиев. Һәм үлеп беләсе килә: үзең белән бергә тәүге адымнарын ясаган, бер мәктәптә укыган, бер партада утырган, бер урамда, бер кварталда яшәгән, бергә октябрят булган --- кемнәр кайларда, кайсы кем булган, аларның язмышлары нинди икән? Р.Мирхәйдәров. Хәзер яңа буын. Октябрятлар, комсомоллар буыны. М.Әмирханов |