ОКТЯБРЬ и. лат. 1) Календарь елының унынчы ае. Октябрь башлары иде инде бу. Г.Ахунов. Октябрь кичендә Укмаста булган хәлләр турында язылган иде ул хатта. В.Нуруллин. Октябрьнең унысы бит бүген. Г.Әдһәмова 2) 1917 елның 7 ноябрендә (искечә 25 октябрендә) Россиядә Бөек Октябрь социалистик революциясе дип танылган тарихи вакыйга. Г.Ибраһимовның Октябрьгә кадәрге әдәби иҗатының югары ноктасы – «Безнең көннәр» романы. Казан утлары. --- Унҗиденче елның Октябреннән соң булган тарихны да шик астына алабыз, кем әйтмешли, күзгә карап тәнкыйтьлибез. Идел 3) Шул вакыйгага багышлап үткәрелә торган бәйрәм. --- Октябрь һәм Май бәйрәмнәре көннәрендә авылның әле яңа туган баласыннан алып тәнендә җаны булган карт-карчыкларына тикле колхоз хисабына бәйрәм ашы әзерлиләр. В.Нуруллин. Кызыл мәйданда Октябрь бәйрәменә хәзерләнәләрме әллә... Р.Мөхәммәдиев |