ОКТА’ВА и. лат. муз. 1) Диатоник гаммада сигезенче тон

2) Беренчесе һәм соңгысы бер үк исемдәге (мәс., «до» һәм аннан соңгы «до») унике ярымтонны берләштерә торган интервал. [Ятаган] кылларының көйләнеше ре октавадан ре диез беренче октавага кадәр. Казан утлары. Аларның [ярканатларның] ишетү органы 15 октаваны колачлый. Кызыклы физиология

3) Иң калын ирләр тавышы; бас

4) әд. Шигырьдә махсус рифмалы сигез юллы строфа (беренче юл өченче һәм бишенче юллар белән рифмалаша, икенче юл – дүртенче, алтынчы юллар белән, җиденче юл – сигезенче юл белән)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә