ОКСИДЛАШУ II и. Берәр элементның кислород белән кушылуыннан барлыкка килә торган химик реакция. Оксидлашу – энергия булдыруның бик әһәмиятле ысулы. Кызыклы физиология. Бензол оксидлашуга бик тотрыклы. Химия. --- шахталарда күмернең оксидлашу процессы бара. Неорганик химия

Оксидлаша бару Торган саен оксидлашу

Оксидлаша башлау Оксидлашырга тотыну

Оксидлаша төшү Бераз оксидлашу

Оксидлашып бетү Тулысынча оксидлашу. Аэроб хайваннар яңадан кислороды булмаган урыннарга күчәргә «ниятләгәч» --- оксидлашып бетмәгән продуктларны зарарсызландыруның элеккеге ысулларын исләренә төшерергә туры килгән. Кызыклы физиология

Оксидлашып җитү Тиешле дәрәҗәдә оксидлашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә