ОКСИДЛАШТЫРУ ф. хим. Оксидлашуга дучар итү. Ә аның алтыннан башка бөтен әйберләрне оксидлаштырганын беләсездер. З.Фәйзи. Заводта аммиакны лаборатория шартларындагыга караганда бераз башкачарак оксидлаштыралар. Неорганик химия Оксидлаштыра төшү Бераз оксидлаштыру Оксидлаштырып бетерү Тулысынча оксидлаштыру Оксидлаштырып җибәрү Кисәк аз гына оксидлаштыру Оксидлаштырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә оксидлаштыру |