О’КРУГ и. рус Дәүләт территориясенең хуҗалык, сәяси, икътисади, хәрби яктан бүленешендәге берәмлек. Бүтән хәрби округларның штаблары да шундый хәчтерүшләр белән тулган. З.Фәтхетдинов. Округ госпиталеннән хирург чакырырлык булгач, димәк, хәлем шәптән түгел. Р.Вәлиев. Икенче баскыч мәктәбе халкы 4000 гә җиткән һәрбер шәһәр яисә округта ачыла. Ә.Хуҗиәхмәтов |