ОКОП и. рус Пуля, снарядлар һ.б. тиюдән саклану өчен, тирән һәм озын чокыр формасында казып, кырыйларга балчык өеп эшләнгән ныгытма. --- Окопларда туңган, утларда янган, Кеше булып калган көчле рухым минем. Г.Афзал. [Сугышчылар] окоп, траншеялар корыштырып, тәмам хәлдән таеп, таң алдыннан йоклап китәләр. Х.Камалов. Сугыш үткән урыннарда Окоплар тора һаман ---. Г.Шәмсетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә