ОКЛАД и. сөйл. Билгеле бер хезмәткә даими рәвештә түләнә торган акча; эш хакы. Уфа өязе Казан юлы Турай авылы татары Колмәт Еналиев 1677 елда бобыль ясагын ясаксыз кешеләргә күчерә һәм оклад ясагы түли башлый ---. Ф.Хисамова. Шуның айлык оклады унбер мең икән! З.Фәйзи. --- Гәрчә аларда зуррак оклад һәм премия вәгъдә итсәләр дә, Верочка үзен тәрбияләгән коллективтан китмәгән. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә