ОККУПА’ЦИЯЛӘҮ ф. Чит территорияне, корал кулланып, законсыз басып алу. Тәүге төзүчеләр Нур гаиләсеннән булган затларны Җиргә килергә, оккупацияләнгән планетада берәм-берәм гәүдәләнергә (туарга) --- чакырдылар. С.Шәмси. Яшүсмер малай авыру әнисе белән фашистлар оккупацияләгән Кадиевкада кала. Т.Нәҗмиев Оккупацияли бару Рәттән оккупацияләү Оккупацияли башлау Оккупацияләүгә керешү. Әнә шундый болгавырлыклардан файдаланып, колхозлардагы дәүләт җирен дә, милек паен да кертеп, инвесторлар авылларны «оккупацияли» башлады. Безнең гәҗит Оккупацияләп алу Тиз арада тулысынча оккупацияләү Оккупацияләп бетерү Тулысынча оккупацияләү Оккупацияләп килү Эзлекле, тоташтан оккупацияләү Оккупацияләп тору Даими оккупацияләү |