ОКЕАН и. гр. 1) Бөтен Җир шарын чолгап алган сулык. Океан тирән, төбе энҗе тулы, ләкин анда төшү җиңелме? Р.Гатауллин. Дөнья океанының бик озын гомере белән чагыштырганда, эчке сулар бик тиз килеп чыгалар һәм тиз югалалар. Тереклек һәм аның җир йөзендә таралышы. --- Рус экспедицияләре океандагы тереклек турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар алып кайттылар. Су асты дөньясы 2) Җир шарын чолгап алган һәм аны материкларга бүлгән дүрт сулыкның берсе. Әнә, күпләп нефть агыза торгач, хәтта океаннарда балык кимеде. Р.Низамиев. Кайсы океан аша нинди илләргә юл тота икән бу кораб? М.Юныс. Ул [Балтыйк диңгезе], Баренц диңгезе кебек үк, Атлантик океан белән тоташа. Су асты дөньясы 3) күч. Бик күп, бик зур, иге-чиге булмаган нәрсә. Диңгез инде ерак калгандыр, болыт океаны астында, мөгаен, Себер тайгасыдыр хәзер. Ф.Шәфигуллин. Алайса, Салих абыйның күңеле – океандыр. К.Латыйп |