ОКА’ПИ и. афр. зоол. Жирафлар семьялыгыннан Үзәк Африка тропик урманнарында яшәүче, жирафтан бераз кечерәк, гәүдәсе куе көрән, аяклары буй-буй төстә булган имезүче хайван. Урман кырыйлары һәм су буйларында җир йөзендә сирәк очрый торган хайваннарны – кәрлә бегемотларны һәм жирафлар нәселеннән Африкада гына яши торган окапиларны күреп була. Материклар һәм океаннар географиясе |