ОЙ ы. 1) Кинәт курку, авырту, бик нык борчылу кебек хис-кичерешләрне белдерә. Ой, нәрсә булды сезгә, нәрсә булды? Г.Кашапов

2) Гаҗәпләнү, шатлану, соклану хисләрен белдерә. Ул ирексездән: – Ой, нинди тәмле, нинди хуш ис... – дип куйды ---. Г.Кашапов. Ой! Кичә бала-чагалар белән мәшләнеп, сигнализациягә куймаганмын икән. Ф.Яруллин. – Ой, Зәйнәп, матур да соң син, ә! – диде ул аңа. Х.Ибраһим

3) Шикләнү, үкенү, күңелсезләнү хисләрен белдерә. Ялкыттымы зур сәясәт – Таң, кич канлы көрәш?! Китәр идең – контракт, Ой, нишләрсең, Кояш?! Р.Рахмани. Ой, андый зур эшне булдыра алырмынмы икән? В.Нуруллин. Зәйнәп: Ой... һич кенә дә сиңа әнкәй дип эндәшергә өйрәнмәдем. Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә