ОЗЫНЧАЛАНУ ф. Озынаю, озынча формага килү Озынчалана башлау Бераз озынчалану Озынчаланып калу Ахырда озынча форманы алу. Ял көннәрендә кырынып тормаган бугай: болай да ябык йөзе тагын да каралып, озынчаланып калган. Мәдәни җомга Озынчаланып китү Кинәт озынчалану. Зуфирәне күрүгә, аның йөзе тагын да озынчаланып, агарып китте, күзләре зур ачылды. М.Маликова. Яшь, әле җимеш бирергә өлгермәгән агачларның артык озынчаланып киткән бүлбеләрен чеметеп алалар. Ватаным Татарстан |