ОЗЫНЧА с. 1) Буйга сузылган, озынлыгы аркылысыннан зуррак. Озынча платформада брезент белән томаланган йөк. Ш.Рәкыйпов. Аларга, бер-берсенә терәп, озынча саргылт төргәкләр тезелгән. М.Маликова. Ике йомры арасындагы озынча күләгә Киек Каз Юлына тиң иде... Р.Низамиев 2) Эллипссыман, овал формасындагы, сузынкы. Аксыл костюм кигән, ак чәчле, озын буйлы һәм озынча ак йөзле кешене --- күрсәттеләр. К.Булатова. --- Аның озынча каратут йөзенә моңсулыкка охшаш шатлык кунган иде. М.Хәбибуллин. Озын, юка борынлы, озынча кысык күзле, тар күкрәкле бу чирләшкә Күк углын җир угылларыннан беркем дә яратмады. Н.Фәттах |