ОЗЫ’Н-ОЗАК рәв. 1. 1) Озаклап, иркенләп. [Хан:] Озын-озак йөрмә. М.Хәбибуллин 2) Күп. Шуның өчен ул сигезенчедән соң озын-озак уйлап тормады, тотты да Минзәлә медучилищесына барып керде. А.Гыйләҗев. Кичәге кунаклар шикелле озын-озак итеп сөйләшми болар: әйткәнне ярып әйтә, хет җир астына кереп кит ---. Р.Вәлиев 2. с. мәгъ. 1) Еракка сузылган. Никадәр генә озын-озак булмасын, һәр юлның азагы була. З.Фәтхетдинов 2) Озакка сузылган, бик озак булган. Озын-озак бәхәсләшүләрдән соң шушы як өстенлек алды. Г.Кашапов. Озын-озак кул чабулар --- һаман тынмагач, Рудольф ачык ишекле тамбурга чыгып басты. Р.Вәли. Озын-озак яңа ел каникулы бу күрсәткечне тагын да арттырачак. Безнең гәҗит ◊ Озын-озакка сузу к. озакка сузу. Алар, бу эшне озын-озакка сузып тормыйча, Хавтанның кабинетын һәм залны карап чыктылар ---. Р.Мирхәйдәров. Алар, озын-озакка сузмыйча, бу куанычлы хәбәрне бар дөньяга ирештерсеннәр, янәсе. М.Зарипов |