ОЗЫНЛЫК и. 1) махс. Сызыкның, яссылыкның, җисемнең ике чик нокталары бер-береннән ераклашкан юнәлештә сузылып киткән буе. Бу китапны язу өчен, ул [К.Насыйри] --- үлчәү, озынлык, вакыт берәмлекләрен өйрәнгән һәм җирле материалны гомуми кабул ителгән берәмлекләр белән чагыштырган. Ә.Хуҗиәхмәтов. Кинематикада төп ике зурлык – озынлык һәм вакыт кулландык. Физика

2) Нәрсәнең дә булса бер очыннан икенчесенә кадәр булган арасы. Эзли торгач таптым, ниһаять, итек табанына ярты шырпы озынлыгы кадак кергән. Ф.Шәфигуллин. Рауза белән бергә булганда, юлның озынлыгы белән исәпләшәләр димени, җир читенәчә янәшә атларга риза. М.Мөхәммәдиев. Елан үзе чем кара, болай да болай бара. Озынлык мо-о-ның чаклы! Юанлык мо-о-ның чаклы! Ш.Галиев

3) Вакытның дәвамлылыгы, озаклык. Гомер озынлыгы, вакыт берәмлеге – Адәм аша узган ризык ул. Ш.Маннапов. --- Һәрхәлдә аның [иң борынгы токымнарның барлыкка килү] озынлыгы миллиардларча еллар белән билгеләнә. Тереклек һәм аның җир йөзендә таралышы

4) геогр. Башлангыч (нуленче) меридианнан көнбатышка яки көнчыгышка таба градуслар белән күрсәтелгән ара (җир өслегенең нокталарын билгеләү өчен хезмәт итә). --- Без һәр сәгать саен озынлык сызыгына карата 20 минут почмакча тизлек белән, ягъни Айдан һичбер артка калмаслык тизлек белән көнчыгышка таба бара идек. Кызыклы физика

5) лингв. Авазлар әйтелгәндә, билгеле бер вакыт эчендә тавыш ярыларының тирбәнешләре дәвамлылыгы. Гомумән алганда, татар телендә сузык фонемалар дүрт билге буенча аерылалар: рәт, күтәрелеш, иренләшү, озынлык. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә