ОЗЫНБОРЫН и. зоол. 1) Икеканатлылар отрядыннан кечкенә гәүдәле, ике канатлы, озын аяклы кан эчүче бөҗәк; черки. Урман өстендә миллиард озынборыннан торган оркестр. М.Мәһдиев. Ибрайның борынына озынборын кунды ла, каһәр! Ә.Гаффар. Очканда, алар [энә караклары] озынборыннар һәм башка бөҗәкләр белән тукланалар. Биология 2) Коңгызлар отрядыннан башының алгы өлеше көпшә сыман озынаеп торган корткыч бөҗәк; русчасы: долгоносик |