ОЗЫНАЮ I ф. 1) Озынракка әйләнү; ераккарак сузылу. Озынны кыскартып була, ә кыска озынаймый. Мәкаль. Авылыбызны яртылай әйләндереп алган Агыйдел озынайды, борылышлары ешайды. М.Әмир. Галия апа кинәт буйга озынайды шикелле, аннан соң тагын кечкенәрәк булып китте. Н.Дәүли 2) Озынчарак форма алу, тартылу (йөз, яңак, борын тур.). --- Самавыр йөзендә Рәсимнең яңаклары да, маңгай, колаклары да, тельняшкасы да озынаеп, көлке бүлмәсендәге шикелле гарипләнеп күренә... Ф.Шәфигуллин 3) Озынрак булып үсү. Бәбәк үсә, һәм буын арасы озыная. Биология. Әлтафи күрде аны [атны] бүген ат абзарлары яныннан кайтканда: янбаш сөякләре чыккан, --- йоннары озынайган. М.Мәһдиев 4) Озаккарак сузылу, дәвамлылыгы арту (вакыт тур.). Көннәр күзгә күренеп озынайды. Г.Әпсәләмов. Хәзер безнең очрашу сроклары, ай-haй, ничек озынайды. Р.Төхфәтуллин 5) Күләме, зурлыгы арту, зураю. Заман кояшының ничек каравына карап, Кечерәйгән күләгәләр Озыная кабат. М.Әгъләмов Озынаеп бару Торган саен озынаю Озынаеп калу Озынайган форманы саклау. [Белов,] кичерешләрен сиздермәскә тырышып, тешләрен кысканга, арык битендәге яңак сөяге шыксыз булып калкып чыкты, озынаеп калган муеннан бөкредәй кабарып торган кәдиге аска-өскә хәрәкәт итте. Ш.Рәкыйпов. Толыптан суза-суза, борын озынаеп калды. Сәхнә Озынаеп китү Соңгы арада, соңгы моментта озынаю. Шуңа күрәдерме, [Тәслимәнең] муены озынаеп киткән сыман. Ф.Шәфигуллин. Хикмәт шунда: ул бер озынаеп, бер нечкәреп китә, яссы хәлгә килеп, бик тиз үз хәленә кайта ала иде. Х.Ибраһим Озынаеп кую Кинәт озынаю. Менә бер заман көннәр озынаеп куя да, салкын кыш китәр якка күз сала. К.Тәхау Озыная бару к. озынаеп бару. Шулай итә торгач, салам арканы озыная бара. Р.Батулла. Озыная бара чираты. Ш.Маннапов. Ламарк фикеренчә, аларның гадәти кошлардан берни белән дә аерылмаган борынгы элгәрләре --- үзләренең аякларын бик көчле эшләтә-күнектерә башлаганнар, һәм алар, озыная барып, әкренләп хәзерге заман челәне аягы кебек озын булып киткәннәр. Галәм, җир, кеше Озыная башлау Бераз озынаю сизелү. Төш авышып, күл буендагы өянкеләрнец кара күләгәләре озыная башлаган. И.Гази. Бер атнадан көннәр акрынлап озыная башлаячак. Татарстан яшьләре Озыная килү Күптәннән, эзлекле рәвештә озынаю Озыная төшү Бераз озынаю. Вәсиләнең керфекләре тагын да озыная төшкән төсле. Ф.Хөсни. Л.Н.Гумилёв версиясе буенча кайту юлы озыная төшә. С.Шәмси. [Павлушинның] Кылыч сыман очлаеп торган дәү борыны тагын да озыная, сузыла төште... Х.Ибраһим |