ОЗЫНАЙТУ ф. к. озайту (1, 2, 4 мәгъ.). Ул үзбәк ефәгеннән тегелгән күлмәгенең кыска җиңнәрен озынайтырга теләгәндәй тарткалап куйды. М.Маликова. Кеше үзен-үзе дә сакласын, Үз гомерен үзе озынайтсын ---. И.Юзеев. Юк, хәзер үк контрактны озынайту кирәклегенә басым ясарга ярамый. Р.Вәли

Озынайта башлау Озынайтырга тотыну

Озынайта төшү Бераз озынайту. Аны [битне] тагын да озынайта төшеп, ап-ак кәҗә сакал сузылып төшкән. И.Салахов

Озынайта бару Торган саен ныграк озынайту. Фикерләү сәләте үскән, рухи дөньясы баеган саен, кеше киемен озынайта барган. Безнең гәҗит

Озынайта килү Билгеле бер вакыт дәвамында һаман озынайту

Озынайта тору Даими озынайту

Озынайтып бару Торган саен озынайту. Без һәрдаим үзебезнең язмыш җебен озынайтып барабыз. Р.Нуруллин

Озынайтып бетерү Бик озын итү

Озынайтып җибәрү Кинәт озынайту

Озынайтып тору Даими, әледән-әле озынайту. «Бәхетле» сәүдә галереясы хакимияте кыяр, помидор һәм яшел үлән алуга килешүне озынайтып тора. Татар-информ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә