ОЗЫН с. 1. 1) Озынлыгы зур булган; сузынкы; киресе: кыска. Кара күзлек сөйләшеп тә тормады, егетләрнең кулына озын бау тоттырды. Г.Гомәр. Зур колаклы, озын йонлы Дүрткүзне ияртәм дә Димгә яки наратлыкка, аннан болынга, печән чабучылар янына яисә басуга элдертәм. Җ.Тәрҗеманов. Башкалар арасыннан эзләп таптым мин ул чәчәкне. Озын, матур роза иде... Сәхнә 2) Озынлыгы кирәгеннән артык, таман түгел. Аклы ситса кулмәгемнең итәге тар, ә җиңе озын. Җыр 3) Буйга зур булган (кеше тур). Озын, ябык кеше аның каршысына чыгып басты. Я.Зәнкиев. Озын буйлы, озын мыеклысы Тау буеннан алмый күзләрен ---. Ф.Кәрим 4) Озакка сузылган, озак дәвам итә торган. Ниһаять, колакны кытыклап торган озын гүләү авазын бүлеп, телефоннан таныш тавыш ишетелде. Р.Вәлиев // Чагыштырмача дәвамлы. Дүшәмбедә – унбишенче майда – син озын тәнәфестә уен оештырдың ---. М.Хуҗин // Озак, дәвамлы. Бу очрашу кыска булса да, Озын булсын безнең танышлык. X.Туфан. Алда гомер озын булып тоела ---. М.Маликова. Озын төннәр буе уйланамын, Сине канат итә бу уем ---. Ф.Кәрим 5) Сузынкы, озак яңгырый торган, салмак (тавыш, көй, җыр h.б.ш. тур.). – Кичә синең шаян уен барганда, үзеңне күрсәтергә теләп, озын җыр җырлавыңнан көлгәндер, бәлки, – дип сөйләнә-сөйләнә эчкә узды Камил. Г.Галиева. [Сираҗетдин абзый] озын көйләргә җырлап та җибәрә, скрипкада да уйный. Р.Ишморат. Озын көйләр белән беррәттән кыска көйләр дә бар. Мәдәни җомга 6) Озак, күп вакыт сорый торган, дәвамлы сроклы. Без Надя белән ерак диңгезгә таба озын сәфәргә чыгып китәбез. Р.Төхфәтуллин. Алар, үзләре озын солдат юлы узган кешеләр булгач, армия тормышы белән гаять кызыксыналар. Ә.Еники 7) Зур күләмле. Озынрак хикәяләр, мәкаләләр укырга ни өчендер Фәттахның күңеле тартмады. Ф.Кәрим. – Ходаем, теләсәң ни эшлә, бер кияү тап миңа! – дип, гадәти озын монологын сөйләп, [Хәлимә апай] барыбызны да көлдереп, уфтанып ала. А.Хәсәнов. Озын сүз сөйләмә, Вакыт юк тыңларга: Озын уй, кыска сүз заманы. Г.Афзал 8) махс. Агач ташу өчен үрәчәсез, төпсез, озынча итеп эшләнгән (арба тур.). Исән калган атларга озын арбалар җигеп, исемлек белән шуңа кешеләр төяп, --- халык Чепья базарына юл салды. М.Мәһдиев 9) лингв. Сузынкы. [а] – арткы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык аваз. Ф.Сафиуллина 10) күч. Күптәннән, озак вакытлардан килгән. Озын тарихлы гыйлем сарае коридорларыннан мин сак кына атлап чыктым ---. Т.Әйди 2. рәв. мәгъ. 1) Озак вакыт дәвамында; озак итеп. Вәкил энем! Уралда узган елларым турында сорашсалар, озын сөйләмә. Ә.Баян. Гәүдәсе артык озын күренә. Ватаным Татарстан 2) кбт. форм. Киң, эре-эре итеп. Як-юненә каранып, Хәлим озын-озын атлый. И.Гази 3) Озак итеп, тәфсилләп, бик җентекләп. Нәгыйм белән Мәдинә шактый озын сөйләделәр. Ш.Камал. Теге шәкерт мөдәрриснең бик озын итеп биргән җавабына тагы бик озын итеп бәхәс әйтте. Ф.Әмирхан. [Әминәнең әнисе хатта] озын итеп, чын совет гаиләсе коруның авырлыгы, коммунизм төзүдә хәзерге яшьләрнең тоткан роле турында язган. Р.Вәлиев 3. и. мәгъ. Озынлык. Кайберләренең [балыкларның] гәүдәсе торпеда кебек озынга сузылган. Су асты дөньясы ◊ Озын аяклы Тиз таралучан, билгеле булган (сүз, хәбәр тур.). Озын берлек Җиңел юл белән яки хәрәмләшеп табылган зур акча. Димәк, һаман да «озын берлек» турында кайгыртучылар артачак. Мәдәни җомга. Озынга җибәрү Күп вакыт сарыф итү. Зәйтүн хата җибәргәнен тиз аңлады, әтәч турындагы ярыш сүзен артык озынга җибәрергә ярамый иде. А.Гыйләҗев. Озынга китү к. озакка китү. Югыйсә озынга китте лә ул [хикәя], сузылды, дәфтәр тулды. М.Хуҗин. Хәзер аңлата башласам, бик озынга китәр. Бер сөйләрмен әле. Р.Вәли. Бөртекләп сөйләсәң, озынга китәр. Т.Әйди. Озынга сузу Нәрсәне дә булса иркенләп, озак итеп башкару. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, бер айга якын эзләдек без ул каһәр төшкән нәрсәне. В.Нуруллин. Озын гомер бирсен Кешегә яхшы мөнәсәбәт белдереп әйтелә торган теләк. Ходай тәгалә сиңа озын гомер, ишеп бәхет бирсен, кенәз. М.Хәбибуллин. Озын гомерле булу Озак яшәү. Озын гомерле булыр(сың) Сүз барган кеше килеп кергәндә, күренгәндә әйтелә торган гыйбарә. Озын койрыклы җен Билгесез кеше. Сиңа булмый озын койрыклы җенгә әйтмәм тагын. Фамилияң ничек? Ф.Шәфигуллин. Озын колак 1) Куян; 2) Имеш-мимешләр таратучы кеше. Иртәгесен эшкә килүгә, озын колаклар котларың алынырдай хәбәр җиткерделәр ---. Р.Төхфәтуллин. Озын колаклар ишеттерделәр, имеш, Кәримә Азатованы Казанга җибәрү мәсьәләсендә өлкән укытучы Вәсилә Хакова үзе директор янына кереп сөйләшкән. М.Хәбибуллин. Фенстер, андый-мондый озын колаклар тыңлап тормыймы дип шикләнгәндәй, башта як-ягына каранып куйды. Р.Вәли. Озын колаклы Күпне ишетүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып торучы. Озын колактан Кемнән ишеткәнне белгертергә теләмәгәндә әйтелә. Озын колак хәбәре Ачык билгеле булмаган хәбәр, имеш-мимешләр. Озын куллы 1) Юкка-барга сугышучы, кешегә сугарга яратучы; 2) Көче, йогынтысы кайда да җитә торган, мөмкинлекләре чикләнмәгән. Әлбәттә, могҗизалы мондый чылтыратулар артында очлы күзле, сизгер колаклы, озын куллы КГБ торуы Мәнди анасы Гөләп җиңгигә дә җиңел аңлашылырлык! Р.Вәли; 3) Урлашучы, кеше әйберенә тиюче. [Карчык:] Актык сүзем шул сиңа: --- озын куллы кыз, моннан соң кеше әйберенә тимәскә, алдап сөйләмәскә вәгъдә бирәсеңме? А.Әхмәт. Озын сүзнең кыскасы Җыеп, кыскача гына әйткәндә. Озын сүзнең кыскасы шул: ил картлары, мөэмин мөселманнар безнең бүгенгедәй шартларга разый түгелләр. М.Хәсәнов. Озын сүзнең кыскасы; тамагыңны ертса да, тәнкыйтьне чәйнәп йотарга кирәк. Н.Гыйматдинова. Озын сүзнең кыскасы шул: баламны әллә кайларда җиде ят кулларында йөртеп интектермә. Ф.Яруллин. Озын телле Гайбәт сөйләүче, урынлы-урынсыз кирәк-кирәкмәгәнне сөйләп йөрүче кеше. Әгәр кичләрен беркая чыкмыйча гел өйдә утырса, озын телләрнең --- гайбәт таратуларыннан курка иде ул. М.Юныс. Ниндидер бер озын теллесе җиткергән бугай. Р.Вәлиев. Озын теллеләр юлына очрамаса әйбәтрәк булыр. Г.Гомәр. Озын торык(лы) Озын буйлы кешегә карата. Озын торыклы немец, тез астына китереп суккандай, артка чайкалып куйды да аптырашып торган солдатлар арасына авып төште. И.Гази. Ул Вакыйф, Озын торык Мөхәррәм белән өч борынга керде. Ә.Гаффар. Озын чәч иск. 1) Руслар турында; 2) кимс. Хатын-кыз турында |