ОЗОН и. гр. Кислородның өч атомы кушылудан гыйбарәт кискен исле зәңгәр төстәге газ; һаваны, суны чистартуда, техникада кулланыла. Рәхәтләнеп суладым бер Наратларның озоннарын. И.Юзеев. [Аит:] Озон? Ялгышмасам, моны бездә саф һава диләр. Ә.Гаффар. Бу вакыт һавада берникадәр озон барлыкка килә. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә