ОЗАЮ ф. 1. 1) к. озынаю. Җил көчәйгән саен, дулкын арта, Төн озайган саен, пошыну арта ---. Ф.Кәрим. Ә менә Хатип абый белән танышып киткәч һәм үзлегеннән укуын дәвам итә башлагач исә, киресенчә, көннәр озаюга таба барса да, кыска булып тоела аңа. В.Нуруллин. Менә хәзер синең гомерең озая инде. М.Маликова

2) күч. Ерагаю, ераклашу. Китте егет, кыз озатты Аны фронтка. Озайды аралары. Ф.Кәрим

2. озаеп рәв. мәгъ. күч. диал. Озак вакыт дәвамында, озаклап. Яңгыравыклы [чаң] тавышы моңлы гына озаеп чыңлап китте. Ш.Камал

Озаеп китү Кисәк озаю. Бәлки, бу хикәя шуның белән беткән дә булыр иде, бер дә уйламаганнан бераз озаеп китте. Г.Гали

Озаеп бетү Бик озаю

Озаеп калу Нинди дә булса вакыйгадан соң озайган хәлгә килү

Озаеп китү Көтмәгәндә озаю. Ләкин, әллә ни эшләп, мәҗлесләр озаеп китепме, яисә эчемлек азрак булып китепме, Шәмси вакытыннан иртә айныса, ул тәмам кара җут кебек булды. Г.Исхакый

Озаеп тору Әледән-әле яки хәзер озаю. Диңгезгә таба өч-дүрт чакрым алда, берничә җирдә нефть коеларының вышкалары, кадап куйган шикелле, югары озаеп торалар. Ш.Камал

Озая бару Торган саен озаю. Картая барган саен, хан колы – осталарның остасы Алпар өчен көннәр дә озая бара кебек тоела башлады. М.Хәбибуллин. Кояш һаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. К.Тәхау. --- Ул томан баганасы әкренләп җиргә таба озая бара. Дөньяда ниләр бар

Озая башлау Озаерга тотыну. Көннәр озая башлап, кояш күбрәк җылыта башлагач, урамнарда сулар җыела башлагач, адәм тәнендәге кан да кояш җылысында эрегән кар кеби языла башлый. Г.Исхакый. Камыт бавы бераз озая башлаган... Р.Батулла. Әнә бу атна азагына көннәр дә озая башлаячак, димәк, яктылык артачак, кышның иң кәттә чагы булса да, язга таба борылачакбыз. Татарстан яшьләре

Озая төшү Бераз озаю. Күзен ачып йибәргәндә, агачларның шәүләләре озая төшкән иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә