ОЗАТУ I ф. 1) Аерылышканда, саубуллашканда, китүче белән бераз вакыт бергә бару. Безнең беребез сугышларга китте, Беребез калды озатып, кул болгап. Ә.Ерикәй. Беркөнне завклуб Фирдәүсәне озата кайткан, ди. Ф.Шәфигуллин. Озата килгән дуслар белән озатышып йөргәнгә, урын буш булган. Р.Мулланурова 2) Саубуллашу, аерылышу. Казанда мине җылы каршы алдылар һәм бик зурлап озаттылар. М.Җәлил 3) Кая да булса илтү, алып бару (юл күрсәтеп, ярдәм итеп, саклап, күзәтеп). Җиде ай лазаретта яттым. Күннән, агачтан, резиннан миңа аяк ясадылар. Озатырга бер солдат бирделәр. Г.Ибраһимов. Атна-ун көн дигәндә Илдар, мәктәп атын җигеп, әнисен станциягә озатып китте. Г.Гобәй 4) Кая да булса куу, куып алып бару (маллар тур.). Малларны көтүгә озату 5) Зиратка алып барып җирләү (үлгән кеше тур.). Без бүген халык шагыйре Тукайны озатабыз. Ф.Әмирхан. Кеше, кызым, үз гомерендә җиде кешене гүргә озатсын, дигән, ә мәшәкать димәгән. Ә.Гаффар. Дәүләкәннең беренче комсомолын бик зурлап җирләгәннәр, бөтен яшьләр, бөтен мәктәп укучылары озата барган ---. Ә.Еники 6) Берәр төрле максат белән кая да булса җибәрү; барырга мәҗбүр итү. Интернатка озатырмын әле, бел! Н.Гыйматдинова. Ничек кенә аны измәделәр: Зинданнарга аны яптылар, Этапларда аны озаттылар ---. Р.Вәлиева. Шунысын да әйтәм: дәвалау курсын үтеп чыккач, хәрби өйрәнүләргә озатам мин сине. Б.Камалов 7) Кызны кияүгә биреп җибәрү. [Карлыгач:] Ай ярымнан, туй кылып, мине озатырга телиләр. Г.Ибраһимов 8) Китүче кешене кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итеп, булышып яки бу вакыйганы махсус билгеләп, юлга чыгару. – Мин аны Җәмилә янына җибәрәм, – диде Сөембикә. – Мөхәммәдьяр утарына озатам үзләрен. М.Хәбибуллин. Әгәр киләчәген кайгыртса, үстергән бер баласын таш калаларга озатыр идеме ул? Н.Гыйматдинова. Озатмагыз мине ерак юлга, Үзем чыгып, үзем кайтырмын. Л.Юнысова 9) Китүче, яннан үтүче, чыгыш ясаучы кешегә карата мөнәсәбәт белдерү. Мыскыллы караш белән озату 10) Китүче, ерагаючы кем яки нәрсәне игътибар белән күзәтү, карап калу. Барлык хезмәткәрләр, апалар [ана белән баланы] күздән югалтканчы озатып калдылар. Г.Минский. Сабый бала аны [чебенне] ятканда ук күрә, стена буйлап барганын елтыр күзләре белән карап озата. Ә.Халидов. Чөнки хыянәтчене мәктәптән ун пар күз озаткан! Н.Гыйматдинова 11) Билгеле бер урынга нәрсә дә булса җибәрү (йөккә, машинага төяп). Директор соңгы грузовигын Икмәк белән юлга озата. М. Жәлил 12) Чыгарып җибәрү (килгән, кергән кешене). Губернатор, картны көч-хәл белән тынычландырып озаткач, үз янына полицмейстерны чакырып алды. К.Нәҗми. Бай хатыны булгач, килгән кунакны буш кына озатырга ярамый бит. Ш.Мөхәммәдев 13) Эштән азат итү. Бюрода аны учёт карточкасына каты шелтә язып озаттылар. В.Имамов. Егерме өч көннән майор Гавриловны гражданкага, запаска озаттылар. З.Зәйнуллин 14) махс. Буйлык җепләрне, туку станына кору өчен, озаткычка чорнау. Ак укадан җеп озаттым Бер бөртеге калганчы. Җыр 15) Тиз, өсте-өстенә кабу, йоту. Ашны, коймакларны, барлык тәм-томны авызга озатырга 16) Кулланылыштан алу, юкка чыгару 17) күч. Кемнең дә булса артыннан ияреп баргандай булу. Аны хәтта авыл этләре дә өреп озатмады. Н.Гыйматдинова. Кояшның мине озата баруы микәнни: юл читендәге имәннәр белән куыша-куыша поезд артыннан йөгерә ул. Р.Низамиев 18) күч. Үтерү. Орден алды ул Төз аткан өчен, Өч йөз фашистны Озаткан өчен. Ф.Кәрим 19) күч. Яшереп, урлап тиешсез урынга җибәрү, кемгә дә булса бирү. Шомарак, саграклары исә алтын-көмешне чикнең теге ягына ук озатырга маташты. З.Фәтхетдинов 20) күч. сөйл. Нәрсәнең дә булса тәмамлануын, ахырын билгеләп үтү, шул уңай белән тантаналы кичә, мәҗлес, күңел ачулар оештыру. Кышны озату. Иске елны озату // Пенсиягә китүче кешене хөрмәтләү мәҗлесе, кичәсе үткәрү. Күпме еллар Марго янәшәсендә --- биегән Майкл Сомсны әле шушы арада гына ялга озаттылар. Р.Вәли. Еллар узган. Туктал, дигәч, Оста аптырап калган... Мактап-мактап озатканнар Аны «лаеклы ялга». Ш.Галиев. Пенсиягә озату Озата бару Даими кабатлану, гел булу. Узганнарның үкенеч ялкыннары Озата бара мине гомергә. Ш.Маннапов. Очам, очам, әлеге музыка мине һаман озата бара. Р.Вәлиев. Менә район Советы депутаты вазифасы да егерме ике ел озата бара үземне. Т.Нәҗмиев Озата башлау Озатырга тотыну. Бомбардировщикларны свалкага озата башладылар. М.Юныс. Егетләр дә үз кызларын курыкмыйча озата башладылар. Ф.Яхин. Бу кырда эшләр беткәч, сенажга массаны күпьеллык үлән басуыннан озата башлыйлар. Әлки хәбәрләре Озата килү к. озата бару. Чарльстоннар, роклар, джазларны Чәчрәп чыгып якладым мин. Тик артымнан гел озата килде Мине тик Мин иткән «Баламишкин». Г.Рәхим. Инде башлык кабинетына таба барганда, Шамилне, корт күче сыман сарылып, уйлар озата килде. З.Фәтхетдинов Озата тору Бер-бер артлы һәрберсен озату. «Татарстан» кунакханәсе администраторы аның соравына җавап та бирмәде, кемнәрнедер елмаеп, хәтта басып кабул итә торды, Мисыр күгәрченедәй сөйләшә торды, көлеп озата торды. Ф.Садриев. Авылыбыз көн саен фронтка ирләрне озата торды. Ф.Галиев. Дөньяның кайсыдыр бер читенә килеп урнашкан зиратка охшаган төбәк бу кешеләрне бишектән алып кабергә кадәр әледән-әле озата торыр иде. Н.Дәүли Озатып бару к. озата бару. Гомер буе озатып бара безне Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе. Х.Әюпов Озатып бетерү Барысын да озату. Тик бераздан ай, гашыйкларны озатып бетердем, инде әз-мәз черем итеп алсам да ярыйдыр, дигәндәй, болытларга төренеп йокларга ятты. Ф.Яруллин. Ул --- фермадагы мал-туарны төрле хәйләле юллар белән шәһәрдәге ит кибетләренә озатып бетерде. Ф.Яхин Озатып җибәрү Әзерләп озату. Син күзгә-башка чалынмассың, үзем озатып җибәрермен. М.Маликова. Шуны озатып җибәргәннән соң ант итәрсең. М.Юныс. Кыз егетне озатып җибәрде. Әкият Озатып йөрү Озату эше белән мәшгуль булу. Пароход төнлә генә килә, озатып йөрмә, дип күпме әйттем. Ә.Хәсәнов. Сәүдә кәрваннарын озатып йөрү бәхетен татыган берничә сәйях ир авыз суларын корытып тасвирлады. В.Имамов. Үзләрен һичшиксез озатып йөреячәк КГБ шымчыларына артык мәшәкать тудырмас өчен, башта әлләни ерак китеп тормадылар [алар]. Р.Вәли Озатып калу Калган җиреннән озату. Равил абый! Иң элек сиңа бик күп сәлам озатып калам. В.Нуруллин Озатып кую Тиешле урынга кадәр яки тиз генә озату. Таң атып, агач башында төн үткәргән кошлар күңелле чекердәшә башлагач кына, Закир үзенең Разиясен озатып куя. И.Гази. – Мин сине өеңә кадәр озатып куям, яме, – диде Санька. Ф.Латыйфи Озатып тору Даими, әледән-әле яки хәзер озату. Гәрәй белән Гриша кызылгвардеецларны, көймәләргә урнаштырып, аргы якка, Андрей Петрович отряды сугыш алып барган турыга озатып тордылар. К.Нәҗми. Разъезд һәр көнне йөзләгән кешене көнчыгыштан һәм көнбатыштан кабул итә дә ике якка – Арча һәм Саба ягына озатып тора. М.Мәһдиев. Бабамыз Ягъкуб урыслардан җыйган ясакны Казанга озатып тора. М.Хәбибуллин Озатып яту Даими озату. Бу читтән торып укучылар имтихан алучыларына я каз түшкәсе, я капчыгы белән бәрәңге озатып яталар ---. К.Тимбикова |