ОЗА’К-ОЗАК рәв. Бик озак итеп, озаклап. Искәндәр мондый төндә озак-озак сөйләшергә ярата. М.Мәһдиев. Ишек кыңгырауларына бик озак-озак басуга карамастан, эчтә тавыш-тын ишетелмәде: йоклаганнар, ахры, дип уйладым. Ф.Яруллин. Давыллаганда, мин дулкын шавын тыңларга яратам, тын чагында суга озак-озак карап торам. М.Маликова |