ОЗАКЛА’У ф. 1) Озак маташу, иркенләү, озакка сузу. Мөкә бай озакламас, дөнья куяр. Я.Зәнкиев. Тик нишләп озаклады әле ул? Н.Гыйматдинова. – Сез анда нәрсә озакладыгыз, нигә өйгә кермисез? – дип кычкырды сержант, өй ишеген ачып. Ә.Галиев

2) Озак килмичә, кайтмыйча тору. --- Үзем көтәм мин аны, беррәттән мунча да кереп чыгар, озакламасын, юкса минем характерны белә ул, диде [әти]... Ф.Шәфигуллин. Әйткән иде ул соңгы кат: «Тагын кил, озак торма!» Озакламадың, килдең син. Бу юлы – озатырга. Р.Миңнуллин

Озаклый башлау Берникадәр озаклау сизелү, беленү

Озаклый төшү Бераз озаклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә