ОЗАКЛАП рәв. Озак итеп, шактый вакытка сузып яки сузылып. Башта, кайта-кайта, бик озаклап күк күкрәде, аннары шыбырдап яңгыр яварга кереште. Г.Бәширов. Шулай озаклап утыруының тагын бер сәбәбе бар: Фәләхкә Розаны ничек булса да көйләргә кирәк иде ---. В.Нуруллин. Әллә эчелгән хәмер телен чиште, әллә Хәйдәр алдында иркенләп мактанасы килде, башлаган сүзеннән туктала алмыйча, Миңнехан озаклап шапырынды ---. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә