ОЗАККА рәв. 1) Озак вакытка. Озакка бармый Тынлык сугышта, – Җай гына эзли Аяусыз дошман. Ф.Кәрим. Ак каурыйның ап-ак төсе Сакланырмы озакка? Ф.Яруллин. Хис җиңүе вакытлыча, фикер җиңүе озакка шикелле. Ш.Галиев. Озакка сузылган бәйрәм туйдыра. М.Юныс

2) Еракка, ерак киткәнче. Шәкертләр аларны күзләре белән шактый озакка кадәр озатып калдылар. Ф.Әмирхан

Озакка бару Дәвамлы, гомерле булу. Тик бу бәхет озакка бармады. Х.Камалов. – Менә бандитлар белән исәп-хисапны төгәллибез дә кайтабыз туган якларга. Инде озакка бармас, – диде икенче солдат. Н.Дәүли. Озакка җибәрү к. озакка сузу. Озакка китү 1) Күп вакытка сузылу, тартылу. [Ярасы] Озакка китсә, дәвага сучәкән үләнен ничек тә эзләп табарбыз. М.Хуҗин. Сүз көрәштерү шактый озакка китте. Ф.Яруллин; 2) Озын, зур күләмле булу. Озакка сузу Күп вакыт сарыф итү. Хөрмәтулланың сүзне озакка сузарга исәбе юк иде ---. Ф.Яруллин. Мин озакка сузмыйча министрлыкка киттем. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә