ОЗАК рәв. 1. 1) Күп, дәвамлы вакыт эчендә. Ләкин шушы хыял кочагына гына сыярлык болында җаныңа якын чәчәкне озак тапмый йөрисең. Ф.Яруллин. Чәчәк исе озак тормый, Озак торган – кунак булмый. Ә.Синугыл-Куганаклы. Озак кына сүзсез утырабыз. Ф.Яруллин

2) Ерак, озын. Юл озак булды

3) сөйл. Әкрен, ашыкмыйча. Эшне озак эшлисең

4) күч. Озын, тәфсилләп, җентекләп. Озак сөйләү

2. с. мәгъ. 1) Саны, дәвамлылыгы ягыннан күп булган, байтак. Озак сроклы кредит күбесенчә капиталь төзелешләргә хезмәт күрсәтә. Политэкономия

2) Күп вакыт сорый торган, ерак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә