ОЗАЙТУ ф. 1) Озын иттерү, озынлыкка сузу // Сузу, кая да булса юнәлтү (кул тур.)

2) Нәрсәнең да булса срогын арттыру, дәвамлырак иттерү. Әмма табигать хатын-кызны нәсел озайту өчен яраткан ---. Н.Гыйматдинова. Туктап-туктап төшә сары яфрак, Манчылган да көзнең төсләренә. Озайтмакчы булып гомеркәен, Килеп куна чыршы өсләренә. Р.Низамиев. Утыз ел буе ике якын дустың белән бәйләнештә булу кеше гомерен биш елга, ә шундый дүрт дустың булу җиде елга озайта. Кызыклар дөньясы

3) Озакка сузу. Эшне озайту

4) сөйл. Озакка калдыру, озаклату. Барган җирдән хат язармын, Тиз җавап бир, озайтма. Җыр

Озайта башлау Озайтырга тотыну

Озайта тору к. озайтып тору. Чөнки зәркәнче, кырык төрле сәбәп табып, үтәлү срокларын озайта тора. Безнең гәҗит

Озайта төшү Бераз озайту

Озайтып бетерү Бик озын итү; тулысынча озынайту

Озайтып җибәрү Көтмәгәндә озайту

Озайтып йөрү Озайту процессында булу

Озайтып кую Кинәт озайту

Озайтып тору Даими озайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә