ОЗАГАЙТУ ф. диал. Вакытны, юлны сузу, дәвамлы итү. Мин үзем дә, кешелек бара торган юлны озагайту өчен, аның дәвамында үземнең йөрәкне дә бер таш итеп сала алсам, дим. М.Маликова Озагайтып тору Озагайту хәлендә булу. Аны сузып, озагайтып торуның ни мәгънәсе бар? Ә.Гаффар |