ОЕШУ I ф. 1. 1) Барлыкка килү, төзелү (берәр иҗтимагый оешма, берләшмә, учреждение, дәүләт тур.). Әллә берәр яңа секта оешканмы? М.Маликова. Искә төшерик, ГУАМ узган гасыр ахырында демократик үсеш юлын сайлаган дәүләтләрнең төбәк берлеге буларак оешты. Мәдәни җомга. Заманалар үзгәрә, дәүләтләр оеша һәм таркала ---. Р.Әхмәтьянов

2) Нинди дә булса максат белән берләшү, бергә туплану. Оешмаган халык – көтү, Аны һәрчак кирәк көтү. Ә.Синугыл-Куганаклы. Бушлай сыр тәбедә генә була, дисәләр дә, ашау дигәндә без оешкан халык бит инде. Т.Нәҗмиев. --- Ислам дине һәм мәдәнияте яшәешнең барлык өлкәләрендә, халык булып оешу һәм үсеш процессында бик зур роль уйнаган. Мәдәни җомга

3) Бергә ябышу, укмашу, камыр, замазка кебек хәлгә килү (таркау кисәкләр тур.). Квадрат рәвешендәге дәү тимер ящиклар рәтендә ишек-бусага, такта-плинтус, плитә һәм измә, гәҗит калдыклары өем-өем оешып ята иде. Р.Низамиев. --- Краб зур ташлар һәм оешкан балчыклар аркылы атлый гына бирә, аңар аларны атлап үтүнең кирәге юк. Диңгез тирәлегендә

4) Җыелып килү. Ул башмагын салып, бармак тирәсендә оешмаганмы дип, оек кунычларын тартып-тартып карады, кат-кат какты: «Вак таш тәгәрәп кермәгәнме?» А.Гыйләҗев

5) Чуалу, киезләнү (чәч, йон тур.) [Рахмановның] төркем-төркем булып оешкан озын сары чәчләре, үзләренә башка җаннары бар шикелле, өзлексез хәрәкәтләнеп тора. М.Әмир

6) Кисәкләрдән бөтен хасил булу, ясалу. Кабарган болытлар оешып тыгызлансын гына, дөнья мунча керәчәк! Н.Гыйматдинова // Бергә аңлаешлы булып туплану. Уйлары да бер оеша, бер тарала аның. М.Маликова. Карар бик күп вакытта шул фикер тирәсенә оеша. Ф.Әмирхан. Сөйләшүдә ачык эзгә төшкән икенче яссылык --- прозаның үсеш тенденцияләрен билгеләргә, прогноз ясауга омтылудан туган уйланулар рәвешендә оешты. А.Әхмәдуллин

7) Бер тирәгә җыелу, өелешү, туплану. Мескеннәр, булдыксызлар күбрәк бергә оеша. Н.Гыйматдинова. Умарта кортлары һәм кырмыскалар кимендә 25 зат булып оешырга тиеш. Кызыклы физиология // Бергә килү. Телебездәге гарәп һәм фарсы сүзләре орфографик мәсьәләләргә бераз катлаулылык кертәләр, тик алар да күп җәһәттән төрки сүзләргә охшаш (мәсәлән, тартыкларның сүз башында күпләп оешып килә алмавы һ.б.) булганлыктан, язма телебезгә диссонанс кертмәгәннәр. Р.Әхмәтьянов

8) Формалашу. Ниһаять, җир өстендә булган хәзерге тере табигатьне характерлаучы тереклекнең барлык төрле өлкәләре оешкан. Тереклек һәм аның җир йөзендә таралышы. Өермә эчендәге һавасы сирәкләнгән бушлыкка килеп эләккәч, су парлары тамчылар булып оешалар ---. Дөньяда ниләр бар

9) Сизүчәнлеген, хәрәкәтчәнлеген, сыгылмалылыгын югалту (тән әгъзалары тур.). Йомшак тәннәр оешып, Эшләп каннар саугачтын, Ягез инде уйнарга, Иркен һава суларга. М.Җәлил

10) Куеру, тыгызлану. --- Бик каты тирләгән бит ул, каны оешып, бөтенләй хәлсезләнеп китүе бар... В.Нуруллин. Ул [күнегү] тамырларда кан йөрешен яхшырта, кан оешып тыгылуына ирек бирми. Иң шәп календарь

11) күч. Ялгану, бәйләнү, бер-берсенә туры килешү. Сүзләр, җөмләләр бер-берсе белән оешмау

12) күч. Тиешле дәрәҗәгә, осталыкка җитү. Аның [балалар әдәбиятының] тәнкыйтьчеләре, оешкан тудыручылары юк. Ф.Кәрим

13) күч. Бербөтен хәлгә килү, тиешле дәрәҗәдә эшләнү (сәнгать әсәрләре тур.)

2. оешып рәв. мәгъ. 1) Күмәкләшеп, бергә. Авыр операция вакытында табибларның бер йодрык сыман булып оешып эшләве мөһим. Өмет

2) Кузгалмыйча, хәрәкәтсез калып. Тик тауны күчереп буладыр, оешып утырган болганчык томанны күчерү түгел, кузгатып та булмый икән. М.Маликова

Оешып җитмәгәнлек Тиешледән кайтыш булу, таркаулык. Аның кызын кулларында тотканына карап, мин көлә идем, оешып җитмәгәнлеген күреп кызгана идем. З.Садыйков

Оеша бару Торган саен оешу

Оеша башлау Оешырга тотыну. Республикабызда мәктәп урманчылыклары 1968 елда оеша башлый. Сабантуй

Оеша язу Аз гына оешмыйча калу

Оешып бару Оешу процессында булу. Татарстанда яңа хакимият оешып бара. Безнең гәҗит

Оешып алу Тиз арада оешу. Монда алар бер иш оешып алганнар инде, араларына бүтәннәрне кертмиләр. М.Маликова. Оешып алган мужиклар, яше-карты, патша куштаннарын авылдан сөреп чыгарырга кереште. М.Мөхәммәдиев. Алар анда төркем булып оешып алдылар. З.Зәйнуллин

Оешып бетү Тулысынча оешу. XV йөз башларында Алтын Урданың таркалуы татар халкының шәкелләнеп оешып бетүенә комачаулый ---. Р.Фәхретдинов. Кайберләре, көзге җил агач ботакларыннан йолкып-йолкып алган коры яфраклар сыман, кыштыр-кыштыр арлы-бирле талпындылар, тик билгеле бер фикергә оешып бетә, укмаша алмыйча тузгып, чәчелеп беттеләр. Ә.Гаффар

Оешып җитү Тулысынча оешкан хәлгә килү. Әдәби планкаларны елдан-ел түбән төшерә бару аркасында, роман булып оешып җитмәгән язмалар саны елдан-ел туктаусыз арта тора. Казан утлары. Бүтән көннәрдә табын оешып җитми: кайсы – кайта, кайсы китә тора иде. М.Хуҗин. 1905 елның көзенә таба оешып җиткән «Әльислах комитеты»н күздә тотып, ул болай ди: «Бу татар социал-демократлары тәэсирендәрәк барырга тырыша иде». И.Нуруллин

Оешып килү Соңгы вакытта, яңарак кына оешу. Әртил – яңа эш, әле оешып кына килә ---. Я.Зәнкиев. Әмма әлеге репутация дигән нәрсә шундыйрак оешып килә синең турыда. Р.Төхфәтуллин. Инде урам булып оешып килгән йортлар арасыннан үтеп, озын-озын тәпиләргә менеп кунаклаган тугыз катлы йорт каршына килеп туктадылар. Р.Вәлиев

Оешып китү Әкренләп яки билгеле моменттан оешу. Пенсиядә ятып, сөякләр генә оешып китмәгән булса, бүтәненә кайгырган юк. Ф.Яруллин. Бу фермада ике сменалы эш шуннан оешып та китте. Казан утлары. Сөйләшү оешып китмәде. М.Хуҗин

Оешып кую Тиз арада оешу

Оешып тору Даими оешу; оешкан хәлдә булу. Авыздан бөркелеп чыккан пар тиз генә таралмый, беразга оешып тора. М.Маликова. Сыер һәм бозау ите әгъзаларда кан оешып торуны яки артык күп килүне бетерә. Серле календарь. Тугайлы болынында оешып торган таллыклар төркемләшеп серләшәләр кебек тоелса, анда-монда кочаклашып үскән ялгыз карамалар моңсуланып уйга талганнар кебек. З.Фәйзи

Оешып яту сөйл. Оешу процессында булу. Көз бозлар катып, Оешып ятып, Чишмәкәй шымды, Бар җиһан тынды. Дәрдемәнд. --- Шул елны Татарстан Матбугат йортына, оешып яткан Культура төзелеше институтына Максим Горький исеме бирелә. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә